NEXVALIX
Поиск
Гали Ильясов
Гали Ильясов
Подписчики:
110 подписчиков
ID:
27259430
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club27259430
Описание
Әхмәт-Гали Гани улы Ильясов (24.07.1936 - 16.11.2000) - җырчы (тенор), композитор, Бөтенсоюз вокалчылар конкурсы лауреаты (1972), ТАССР халык артисты (1979), РСФСР атказанган артисты (1987). Ильясов Гали Гани улы 1936 елның 24 июлендә Приморск өлкәсе Сучан хәзерге Партизанск шәһәрендә туа. 1954-1956 елларда Сучан шәһәрендә Тау техникумында укы. 1959-1962 елларда Хабаровскта музыкаль-педагогик училищесында белем ала. 1962-1965 елларда Мәскәү консерватория каршындагы музыка училищесын тәмамлый. 1965 елда –М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. 1965 елдан 1992 елга кадәр Татар дәүләт филармониясендә – музыкаль-әдәби лекторий бүлегендә эшли. 1992-1996 елларда – филармониядә вокал буенча репетитор вазыйфасын да алып бара. Гали Ильясов филармониянең лекторий артистлары белән бергә илебезнең зур концерт залларында, Кавказ, Балтыйк буе республикаларында, Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Норильски һәм Якутски якларында, БАМда, Урта Азиядә; Монголия, Чехословакия, Венгрия илләрендә, Лондон, Лейпциг, Зальцбург, шәһәрләре сәхнәләрендә, Италиядә, Төньяк һәм Үзәк Африка җирләрендә чыгыш ясый. 1977 елда Туниста, 1978 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Италиядә узган фестивальләрдә катнаша. Гали Ильясов композитор буларак “Оныттың бугай” (1997) дигән җырлар җыентыгын чыгара; балалар өчен “Татар халык әкиятләре геройлары” дигән музыкаль-шигъри композициясен иҗат итә. Гали Ильясов 2000 елның 16 ноябрендә вафат була, Казан шәһәре Яңа бистә татар зиратында җирләнә. 2017 елда Г.Ильясов яшәгән йорт диварына җырчы хөрмәтенә мемориаль такта эленә.
2 б класс
класс просто класс
Класс 9 "Г" Лицей №10 Псков
Класс 2 В
9 класс, Волховская СОШ №6